Икътисад
9 февраль 2022, 06:15

Безнең максат – 1000 юл буе сервисы объектлары ачу

Андрей Назаров кичәге эшлекле сәфәр вакытында шулай диде.

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров кичәге Туймазы районына эшлекле сәфәре вакытында Уфа районының юл буе сервис объектларын барып күрде.

-Һәр төбәк өчен юл буе сервисы хезмәтләндерү бренды һәм сыйфаты дигәнне аңлата. Безнең юл челтәрләренең гаять киң булуын һәм  илнең иң уңайлы төбәге исеменә дәгъва итүне исәпкә алганда, Башкортстанда юл буе сервисын икенче дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Хәзер күп заправкалау станцияләре хезмәтләндерү сыйфатын яхшыртты, кул юып ашап алырдай урыннар саны артты. Башкортстанлылар һәм безгә килгән кунаклар үзгәрешләрне үз күзләре белән күрде. Әмма бу эшне дәвам итәргә кирәк, – диде Андрей Назаров.

Аның тәүге тукталышы – Жуково авылындагы “Карат” кафе-кемпингы. Моңа салынган инвестицияләр күләме 50 миллион сум тәшкил иткән. Объектны 2020 ел ахырында сафка тапшырганнар. Премьер-министр андагы җитештерү биналарын, кибетне, кер юу цехын, кафены карап чыкты һәм быел кунакханә ачу турында фикер алышты. Проектны тормышка ашыру өчен инвестицияләрнең якынча күләме 20 миллион сум тәшкил итәргә мөмкин.

Моннан соң Андрей Назаров республикадагы модульле конструкцияләрдән төзелгән тәүге юл буе сервисы объекты – М-5 трассасында  Уфаның Академик Курчатов, 1 санлы йорт адресы буенча ачылган  “Башкирия” кафесын –  барып күрде.

Бу комплекс пилот проект буларак эшли башлаган иде. Ул 15 урынлык кафе урыннарыннан гыйбарәт. Анда аерым бәдрәф бүлмәләре, шул исәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә. Бу объектның өстенлекләре – әзер планировка, кыска монтаж сроклары. Мондый модульләрнең бәясе – 6 миллион сумнан алып.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас