

Агымдагы елның гыйнвар аенда республика аграрийлары чит илләргә 15 мең тоннадан күбрәк иген озаткан.
Продукцияне Белоруссия, Казахстан, Бельгия, Германия, Дания, Латвия, Литвага, шулай ук Әзербайҗан, Үзбәкстан, Грузиягә җибәргәннәр. Безнең төбәктән барлыгы 249 партия бөртекле культура озатылган.
Ашлык һәм аны эшкәртүдән алынган барлык продуктлар – он, ярма, көрпә һәм башкалар – җентекле лаборатор тикшерү үткән, дип аңлаталар Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.
“Карантин булырга мөмкин бар үсемлек продукцияләре дә сатып алучы илләрнең таләпләренә туры килә”, – диләр ведомство хезмәткәрләре.