

Башкортстан тормышындагы бу зур әһәмияткә ия вакыйгага карата “Эшлекле Русия” җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе директоры Альберт Гарипов үз фикерләрен җиткерде:
-“БР сәнәгате үсеше фонды” коммерцияле булмаган оешма 5 ел элек булдырылган иде. Ул Русия сәнәгате өлкәсендәге эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү инфраструктурасы ссотавына керә. Фонд составында экспертлар советы булдырылды. Анда фән, бизнес, муниципалитетлр һәм финанс оешмалары вәкилләре керә. Бу тәкъдим ителгән проектларны комплекслы бәяләргә мөмкинлек бирә.
Башлыча без БР хөкүмәтендә һәм муниципалитетлардагы “инвестиция“ һәм “сәнәгать сәгатьләре” аша чыккан проектларны карыйбыз. Проектлар финанс, мәгълүмати-консультацион һәм башка ярдәм алыр өчен тәкъдим ителә. Алар иң яхшы технологияләрне кертүгә, Башкортстан территориясендәге оешмаларның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән.
2021 елда гомум суммасы 30,126 млрд сум тәшкил иткән 85 проектны караганнар. Шул проектларның 16сы 6 моношәһәрләрдә гамәлгә ашырылачак. 3есе – БРның ТОСЭР (льготалы салым шартларына ия территорияләр) территорияләрендә. Хупланган займнарның гомум суммасы 10, 650 млрд сум тәшкил итә, шуларның 1,004 миллиарды “БР сәнәгате үсеше фонды” аша бүленгән. Бу проектлар республикада 2713 өстәмә эш урыны булдырырга мөмкинлек бирә.
Предприятиеләргә шундый комплекслы ярдәм күрсәтү дә БРның сәнәгать җитештерүе индексын 2021 елда 107,5 процентка арттрырга мөмкинлек бирде.
Чыганак: mgazeta.com