Икътисад
29 гыйнвар 2022, 14:38

Яшь галимнәр танылды

Башкортстанның булачак яшь галимнәре РФ Президенты стипендиаты булдылар.

https://vk.com/wall413272232_752110 Яшь галимнәр танылдыhttps://vk.com/wall413272232_752110 Яшь галимнәр танылды
Яшь галимнәр танылдыhttps://vk.com/wall413272232_752110

Башкортстанның Евразия НОЦ оешмасына кергән яшь галимнәре Русия Президенты стипендиясенә ия булдылар. Бүген бу турыда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәренә язды. Мария Игнатишина, Радмир Ташбулатов һшм Регина Хаҗиева Уфа дәүләт нефть техник университеты студентлары һәм алар «Энергоэффективность и энергосбережение, в том числе вопросам разработки новых видов топлива» юнәлеше буенча дәүләт ярдәменә ия булдылар. БДУның генетика һәм фундаменталь медицина кафедрасы доценты Наталья Екомасованы «Анализ распространения мутаций генов-кандидатов наследственного рака молочной железы и яичников в популяциях Северной Евразии» исемле фәнни эше өчен билгеләделәр. Русия Фәннәр Академиясе галимнәре Елега Михайлова, Наил Әхмәдиев, Дарья Недопекина, Ришат Әминев дарулар ясау өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен стипендия алачак. Эльвина Галиева, Андрей Медведев, Айбулат Минияров, Илдус Саяхов та Президент стипендиаты булдылар. Республика югары кку йортлары өчен 200 млн сум күләмендә грант расланды. 200 яшь галим чир илдә тәҗрибә тупларга бара алачак. Шулай ук аларның торак шартларын яхшырту турында да сүз бара.

Чыганак: https://vk.com/wall413272232_752110

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас