

Быел да Идел буе төбәкләрендә җәй коры булачак дип фаразлый метеорологлар. Бу кадәр кар яуганнан соң да җәйнең коры буласына ышанасы килмәсә дә, белгечләрнең сүзләренә колак салырга туры килә.
“Республика аграрийлары чәчү эшләренә дөрес әзерләнергә тиеш. Корылыкка бирешми торган, безнең җирләргә яраклашкан культураларны сайларга кирәк”, – дип белдерде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Узган еллар тәҗрибәсе күрсәтүенчә, ашламаны кирәкле күләмдә кулланганда коры елларда да яхшы уңыш алып була. Быел 220 мең тонна ашлама сатып алу карала.
Шуны да әйтергә кирәк, чәчү кампаниясен үткәрүгә чыгымнар ел саен арта бара. Быел республикада язгы сабан эшләрен башкарып чыгу өчен 19 миллиард сум кирәк булачак, диләр. Былтыр бу сумма 3 миллиард сумга азрак иде.
Авыл хуҗалыгы да базар таләпләренә яраклашып яшәргә мәҗбүр: чыгымнар арткан саен сату хаклары да үсә бара. 2021 елда үсемлекчелек продукцияләренә бәяләр, 2020 ел белән чагыштырганда, 38 процентка кыйммәтләнгән иде. Быел тагын да артырдыр, күрәсең...