

БР Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә сәнәгать оешмаларына кредит алган очракта процентларын түләргә грант бирү турында сөйләштеләр. Республиканың Премьер-министры Андрей Назаров әйтүенчә, республика сәнәгатьне үстерү фонды иң нәтиҗәле һәм перспективалы инвестиция проектларының берсе булып кала.
Русия сәнәгать министрлыгы Русия төбәкләрендә сәнәгать сәясәтен алып бару рейтингын төзи. 2021 елда Башкортстан бу рейтингта беренче урынны алган. Сәнәгать, энергетика һәм инновация министры Александр Шельдяев фондның грантларны юридик шәхесләргә һәм шәхси эшкуарларга ничек бирүе турында сөйләде. Грантларның максималь күләме бер елда 5 миллион сумнан арта алмый. Бу грантларны үзләренең проектларын “Инвестсәгать”тә хуплау алган оешмалар алала.
Сәнәгатьне үстерү фонды республикада 2017 елдан бирле эшләп килә. Бу вакыт эчендә сәнәгать предприятиеләренең 85 проекты хупланган, Башкортстан икъисадына 30 млрд сумнан артык инвестиция кертелгән. Проектларга ярдәм итү 24 программа кысаларында башкарыла, шуларның 12се – республика һәм 12се федераль.
Чыганак: pravitelstvorb.ru