Икътисад
13 гыйнвар 2022, 11:57

Инвесторга җир участогын торгсыз бирәләр

Анда нәрсә төзеләчәк?

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстан Башлыгы йөкләмәсе белән “Башуралремстрой” җаваплылыгы чикләнелгән җәмгыятькә торг оештырмыйча гына җир участогын арендага бирү карары чыгарылды. Компания юл буе сервисы объекты төзелеше буенча эре масштаблы инвестиция проектын гамәлгә ашыра.

–Бүгенге көндә юлның бу өлешендә  заманча юл сервисы объектларына  ихтыяҗ зур. Компания  проектка 51  миллион сум акчаларны инвестицияләргә җыена. 27 эш урыны булдырылачак, – дип сөйләде БРның сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына инвестор белән аренда хакында килешү төзергә йөкләтелгән.

Комплекс үз эченә кафе,  кунакханә,  җиңел һәм йөк машиналары өчен стоянка, газ белән заправкалау станциясе, шиномонтаж киоскысын һәм зур булмаган базарны алып торачак.

Объектны Иглин районында М-5 “Урал” федераль трассасы буенда  төзү планлаштырыла. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас