

Барлыгы аграрийлар төрле тарту көчендәге 520 трактор сатып алган. Тагын да 260 ашлык җыю комбайны, 60 мал азыгы җыю комбайны, 880нән артык җир сөрү һәм чәчү машиналары һ.б. төрле техникаларга ия булган.
Авыл хуҗалыгы техникаларын сатып алуга "Росагролизинг"ның ташламалы программалары шактый булышлык күрсәткән. Әлеге компания республикага 2,2 млрд сумга 457 техника кайтарган.
АПК техник паркын яңарту төбәк программасы да үз чиратында саллы өлешен салган. Аның булышлыгында республика бюджеты аграрийларга авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга ярты чыгымнарын капларга булыша.
Былтыр республика шулкадәр, кем әйтмешли, "кешнәп" торган гайрәтле һәм заманча техникаларны арттыргач, алдагы җәйдә чәчү һәм урак эшләренең яхшы барачагына зур өметләр багламый мөмкин түгел. Һава торышы гына уң килеп торсын берүк!
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте буенча.