

2021 елда Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 15,5 миллиард сумнан артык 640 ташламалы кредит алды. Шуларның 12,8 миллиард сумына 443 кредит - предприятияләрнең капиталын тулыландыру өчен кыска вакытлы кредитлар, калганнары инвестиция кредитлары.
"Бүген республика аграрийларына федераль программалар ярдәмендә ташламалы кредитлар җәлеп итү мөмкинлеге булу мөһим. Ташламалы кредит 1 - 5 процент ставкасы белән бирелә. Тулаем алганда, икътисадта инфляция якынча 8,5% булганда, тәкъдим ителгән шартлар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен зур ярдәм булып тора. Программаның үзенчәлеге шунда: авыл хуҗалыгы оешмалары түбән процент ставкасында кредит ала, дәүләттән компенсация өчен субсидияләр турыдан-туры банкларга җибәрелә. Республика аграрийлары арасында бу программаның аеруча таләп ителгән юнәлеше - кредитка авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу. Бу өлкәдә 2021 елда 2,3 миллиард сум күләмендә 169 кредит бирелде”, - диде Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Чыганак:pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru