

2021 елда “Башкортстан продукты” проекты ният ителгән бурычларны гамәлгә ашыру өчен зур эшләр башкарган.
“Ел башыннан алып “Поставщик көне” конференцияләре үткәрелде. Ул республика предприятиеләренә сатуга чыгу мөмкинлекләрен киңәйтергә, төбәк һәм федераль челтәрләрдә урындагы продукциянең күбәюенә ярдәм итте. Тәҗрибә күрсәтүенчә, сату-сатып алу конференцияләре форматы җитештерүчеләр һәм сәүдә оешмалары арасында нәтиҗәле бәйләнеш урнаштыруга күпер булып тора”, – диде сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.
Җитештерүче һәм төбәк ритейлеры арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен булдыру өчен әлеге проект кысаларында сәүдә челтәрләре җитәкчеләре һәм менеджерлары предприятиеләрнең җитештерү мәйданнарында күчмә утырышларда фикер алышкан.
Әлеге проектка кергән республика товар җитештерүчеләре 16 күргәзмә-ярминкәләрдә катнашкан. Билгеле булуынча, безнең продукциянең сыйфатлы һәм табигый дигән даны бар. Ә мондый чаралар әлеге дәрәҗәне дәлилләү өчен тагын бер мөмкинлек булып тора.
Шулай ук “Башкортстан продукты” исеме астында эшләү предприятиеләргә нинди мөмкинлекләр ачуны аңлату эшләре дә алып барылган.
“Башкортстан продукты” дипломантларының уңышлары да аерым игътибарга лаек, дип билгеләде министр. Проектта катнашучылар “Башкортстанның иң яхшы товарлары-2021” республика бәйгесендә лауреат булганнар.
Узган ел проект командасына 105 дипломант кушылган. Шулай итеп катнашучыларның гомум саны 584кә җиткән. Аларның 514е – азык-төлек җитештерүчеләр, 70е азык булмаган товар җитештерәләр. 20368 продукт “Башкортстан продукты” билгесе астында сатуга чыга.