Икътисад
28 декабрь 2021, 17:51

"Бизнеска юл ярабыз"

Төбәк Башлыгы шулай диде.

ufa.bezformata.comufa.bezformata.com
Фото:ufa.bezformata.com

Радий Хәбиров бүгенге интервьюсында Казахстан һәм Белоруссиягә эш сәфәрләре хакындагы фикерләре белән уртаклашты.

“Бу туризм түгел. Чынында без эшкуарлыкка юл ярабыз. Эшкуарлар моны күзәтә: без килгәч, җитәкчелек белән очраштык, арытаба алга барырга йөкләмәләр булды, безгә преференцияләр бирәләр. Башкортстанга ике атна элек Казахстаннан делегация килде. Гыйнвар уртасында киңәйтелгән составта алар тагын килә. Делегация башлыгы – сәүдә һәм  интеграция министры. Аларга биредә кызыклы. Арытаба күренәчәк инде, я алар бездә инвестицияләр салачак, яисә без аларда, товар әйләнеше артачак. Бу Белоруссиягә дә кагыла, Казахстанга да. Безнең төбәкләр икътисады структурасы бер-берсенә якын – безгә кирәкле тармак аларда да бар. Казахстанда нефть чыгаралар, бездә нефть корылмалары җитештерелә. Беларусьта чыккан авыл хуҗалыгы техникасын безнең механизаторлар ярата. Бүгеннән  500ләп трактор кирәк. Һәм нәрсәне дә булса хәл итәргә теләсәк, бу илләр җитәкчелеге белән очрашырга кирәк икәнлеген аңлыйбыз”, – диде республика Башлыгы.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас