Икътисад
18 декабрь 2021, 17:48

«Уральский лес» компаниясенең Казахстанда вәкиллеге булачак

"Казахстан инвесторларына тәкъдим итәрлек әзер проектыбыз бар", - ди Радий Хәбиров.

«Уральский лес» компаниясенең Казахстанда вәкиллеге булачак«Уральский лес» компаниясенең Казахстанда вәкиллеге булачак
«Уральский лес» компаниясенең Казахстанда вәкиллеге булачак

Башкортстанның Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате компаниясе Казахстанда вәкиллек ачарга планлаштыра «Уральский лес» компаниясе Казахстанда вәкиллек ачарга планлаштыра.

Компания җитәкчесе Ногман Тасмуханов хәбәр иткәнчә, Казахстанның 34 предприятиесе белән сәүдә элемтәләре җайга салынган инде. Товар әйләнеше 250 млн. сум тәшкил итә, аны 5-7 процентка арттыру бурычы тора, дип билгеләп үтте «Уральский лес» оешмасы директоры.

"Башкортстан үзенең урман ресурслары белән бай һәм киләчәктә агач эшкәртү эшен киңәйтергә уйлый. Безнең инде әзер проектыбыз бар - Сибайдагы йомычка плитәләре җитештерү буенча оешманы Казахстан инвесторларына тәкъдим итәргә әзербез - форум кысаларында фикер алышырга тәкъдим итәм", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас