

Пандемия бераз артка чигенгәч, ике башкала арасында һава юллары ачылачак.
Рейсларны «Азимут» авиакомпаниясе атнага ике тапкыр башкарачак». Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Халыкара бизнес атнасы кысаларында үткән «Казахстан һәм Башкортстанның инвестицион хезмәттәшлеге» бизнес – диалогы барышында хәбәр итте.
Республика җитәкчесе белдергәнчә, Казахстан - СНГ җирендә Башкортстанның иң зур партнеры. Безнең товар әйләнеше иң зур булган илләр өчлегенә керә. Быел ул өчтән бер өлешкә арткан инде. Шул ук вакытта сәүдә әйләнеше структурасында төрле тармакларның йөзләгән продукциясе бар.