

Казахстан сәүдә министры Бахыт Солтанов икътисадый элемтәләрне киңәйтүгә өмет белдерде.
Халыкара бизнес атналыгы кысаларында узган Казахстан сәүдә һәм интеграция министры Бәхәт Солтанов билгеләгәнчә, республикалар арасында товар әйләнеше 32% ка арту күп нәрсә турында сөйли, әмма алда сәүдә - икътисадый хезмәттәшлекне арттыру өчен зур перспективалар көтә.
«Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләренең берсе - Көнбатыш Казахстан өлкәсендә "Евразия" сәүдә-сәнәгать үзәген булдыру, ул Башкортстанга якынрак булачак", - диде Бәхет Солтанов.
«Евразия» үзәге табышлы эшләүче җитештерү компанияләренә кызыклы булыр дип көтелә.