

Радий Хәбиров белән Казахстан премьер-министры Аскар Мамин Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Бүген, 18 декабрьдә, Уфада республика башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан премьер-министры Аскар Мамин Башкортстанның милли герое Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аскар Мамин Уфага эш сәфәре белән килгән Казахстан рәсми делегациясен җитәкли. Кунаклар "Халыкара бизнес атнасы" кысаларында бизнес-диалогта катнашалар. Форумнан тыш, Башкортстан һәм Казахстан предприятиеләре арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү төзү планлаштырыла.