Икътисад
17 декабрь 2021, 10:43

Республика икътисады зур үсеш юлында

Шулай дип белдерде Уфада барган «Халыкара бизнес атнасы»нда төбәкнең беренче вице-премьеры — икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Республика икътисады зур үсеш юлындаРеспублика икътисады зур үсеш юлында
Республика икътисады зур үсеш юлында

Башкортстан икътисады үсеш юлында, дип белдерде Уфада узган «Халыкара бизнес атнасы»нда төбәкнең беренче вице-премьеры — икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Рөстәм Моратов ассызыклаганча, безнең икътисад өчен 2021 ел уңышлы үтте. «Быелгы елның ике кварталында төбәк икътисадына инвестицияләр күләме динамикасы берникадәр ажиотаж уятты.

Өченче квартал яхшы күрсәткечләргә ия: инвестицияләр күләме 103,6 процент тәшкил итте. Елны тагын да яхшырак тәмамлыйбыз. Күп кенә күрсәткечләр буенча без лидерлык позицияләренә чыктык. Бу-сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге дә, анда безнең республика беренче урынны алды, шулай ук инвестицион климатның милли рейтингында лидер — төбәкләр бишлегендә булуыбыз да», - диде Рөстәм Маратов.

Шул ук вакытта нәтиҗәләр яхшырырга тиешле күрсәткечләр дә бар. Сүз, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы турында бара. 2021 елгы корылык икътисадый күрсәткечләргә сизелерлек йогынты ясады. Бу, һичшиксез, авыл хуҗалыгы, быелгы корылык. Шуңа күрә бу планда уйланырга урын бар",-дип нәтиҗә ясады республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Башкортстанда дәүләт ярдәме чараларының дүртенче пакетын эшләү ахырына якынлаша. Әлеге пакетның өстенлекле өлеше авыл хуҗалыгына, мелиорациягә һәм бөтен техниканы модернизацияләүгә юнәлдереләчәк. "Халыкара бизнес атнасы-2021. Киләчәккә инвестицияләр» форумы үз эшен 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас