Икътисад
17 декабрь 2021, 08:57

"Дәүләт ярдәме чараларының дүртенче пакеты әзер"

Уфада узган «Халыкара бизнес атнасы» нда төбәкнең беренче вице-премьеры — икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов шулай дип белдерде.

"Дәүләт ярдәме чараларының дүртенче пакеты әзер""Дәүләт ярдәме чараларының дүртенче пакеты әзер"
"Дәүләт ярдәме чараларының дүртенче пакеты әзер"

Башкортстанда дәүләт ярдәме чараларының дүртенче пакетын эшләү ахырына якынлаша, диде бүген Уфада узган «Халыкара бизнес атнасы» нда төбәкнең беренче вице-премьеры — икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов. "Әлбәттә, аеруча өстенлекле юнәлеш — Урал аръягы, республиканың төньяк-көнчыгышы — безнең дәүләт ярдәме иң күп таләп ителгән җирдә, — диде Рөстәм Моратов. - Дәүләт ярдәме чараларының дүртенче пакеты әзер. Гыйнвар аенда без зур матбугат конференциясе уздырачакбыз һәм аны анда тәкъдир итәчәкбез". Аның сүзләренә караганда, әлеге пакетның өстенлекле өлеше авыл хуҗалыгына, мелиорациягә, бөтен техниканы модернизацияләүгә юнәлдереләчәк. Беренче вице-премьер ассызыклаганча, хакимиятләр өчен кече һәм урта эшкуарлык зур әһәмияткә ия. «Бүген без «Халыкара бизнес атнасы» ның икътисади көнен нәкъ менә шушы темадан башлап җибәрдек. Кече һәм урта эшкуарлык ничек яши- димәк бөтен икътисадның хәле шундый. Бу ниндидер лакмус. Бу өлкәдә дә уңай динамика күзәтелә. Әлегә барысы да сөендерә — тырышырга урын бар, - дип билгеләп үтте Моратов. - Әлбәттә инде, моның белән ныклап шөгыльләнәчәкбез, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерәчәкбез», - диде ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас