

Телетапшырулар алып баручы Александр Гордон Уфада халыкара бизнес атнасы кысаларында «Ачык диалог» пленар очрашуының модераторы булды.
Биредә республика эшкуарларына «МСП «Корпорациясе» оешмасы генераль директоры Александр Исаевичка һәм БРның Эшкуарлык буенча Дәүлет комитеты рәисе Нияз Фазыловка сораулар бирделәр. - Хөрмәтле спикерларга һәм сораулар бирүчеләргә, тыңлаучыларга рәхмәт белдерәм. Бу бик файдалы әңгәмә булды, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Александр Гордон.
– Чара түгел, ә нәкъ менә фикер алышу. Тигез партнерлар белән әңгәмә. Киләчәктә, киләсе елда, сораулар биреп кенә түгел, ә үзегезгә ошамаган моментлар булганда, эш тагын да уңышлырак барсын өчен дәгъва дә белдерә алырсыз,дип ышанам, - диде ул.