Икътисад
16 Декабря 2021, 03:37

Йөзенче "Инвестчас" сәгате үткәрелде

Өч ел эчендә инвестиция күләме 815 млрд сумлык 400 проект каралган.

Йөзенче "Инвестчас" сәгате үткәрелдеЙөзенче "Инвестчас" сәгате үткәрелде
Йөзенче "Инвестчас" сәгате үткәрелде

Кичә «Уфа» индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында «Инвестчас»ның йөзенче юбилей утырышы узды.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, алар бизнес һәм хакимият арасында үзенә күрә ышаныч күперенә әверелде. Аның сүзләренә караганда, мондый уртак эш республикага инвестицияләр җәлеп итүче төбәкләр бишлегенә керергә мөмкинлек бирде. Коронавирус пандемиясе икътисадка аяк чалуына карамастан, республикага инвестицияләр җәлеп ителә. 2018 елда старт алган "Инвестчас"та инвестицияләр күләме 815 млрд. сумнан артык булган 396 проект каралды һәм 66 меңнән артык эш урыны булдыру планлаштырылды.

Өч еллык эш нәтиҗәләре буенча берничә эре инвестицион проектларга старт бирелде:

-Уфа шәһәрендә күп функцияле «ГИМ-үзәк» комплексын төзү (3 млрд. сум инвестицияләр белән «Уфимкабель» оешмасы проекты һәм 500 эш урыны барлыкка килгән).;

- Салават шәһәрендә каталитик крекинг комплексын төзү (инвестицияләр күләме 41,6 млрд. сум булган «Газпром нефтехим Салават» оешмасы проекты һәм 155 эш урыны булдыру).;

- Уфа шәһәрендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен тарату үзәге төзелеше (инвестицияләр күләме 540 млн. сум булган «Сигма склад комплексы» оешмасы проекты һәм 60 эш урыны булдыру).;

- көзгеләр җитештерү оешмасын төзү («Салаватстекло» оешмасы проекты, инвестицияләр күләме – 523 млн сум, 22 эш урыны).

Хәтерлисездер, быел РФ Президенты Владимир Путин Әбҗәлил районында «Цемикс» заводын ачу тантанасында булды.

Бүген республиканың янә 1682 яңа проектны бар, алар тормышка ашсалар, төбәк икътисадына 965 млрд.сум кертергә тиеш.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас