Икътисад
16 декабрь 2021, 11:59

Төбәктә урман сәнәгатен үстерү мөмкинме?

"Халыкара бизнес атнасы — 2021" кысаларында барган “WOOD MARKET" форумында шул хакта фикер алыштылар.

Төбәктә урман сәнәгатен үстерү мөмкинме?Төбәктә урман сәнәгатен үстерү мөмкинме?
Төбәктә урман сәнәгатен үстерү мөмкинме?

Ел саен уздырыла торган бу чара, төбәк һәм федераль хакимият вәкилләрен, чит илләр экспертларын һәм эшкуарларын берләштерә. Форум 15-18 декабрьдә Уфада онлайн һәм офлайн форматта уза һәм төрле мәйданчыкларда төрле теманы яктырткан форумнар һәм очрашулар үтә.

Бүген, 15 декабрь көнне, “WOOD MARKET. Җитештерүдән тармак мәйданчыкларында урнаштыруга кадәр” дигән исем астында форум үтте . Төп тема - республикада урман сәнәгате тармагын үстерү, инвесторларны җәлеп итү, актуль мәсьәләләрне барлау, хезмәттәшлек юлларын эзләү. Бу чараны “Русия экспорт үзәге” оешмасы һәм Экспортка ярдәм итү үзәге оештырды.

Илебездән һәм чит илләрдән урман сәнәгате тармагындагы барлык юнәлешләрдән әйдәп баручы компания вәкилләре катнашты. Спикерлар арасында бизнес-тренер фасилитатр Александр Владимирович Лазарев, Санкт Петербург халыкара товар-чимал биржасы җитәкчесе Александр Алексеевич Понаморенко, Башкортстанның урман сәнәгате Ассоциациясе Советы рәисе Владимир Викторович Канибер, Woodreusrce.ru халыкара сәүдә порталы генераль директоры Евгений Васильевич Роженцев, БР сәнәгать, энергетика һәм инновация министры урынбасары Урал Фәйзулла улы Насыйбуллин килгән иде. Һәркайсы эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Күп кенә спикерлар онлайн форматта чыгыш ясап, тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас