- Әлеге вакытта Башкортстанда 300 эшкуар чит илләр белән интернет-сәүдә алып бара, - диде “БР экспортны хуплау үзәге” директоры Илдус Халитов. – Виртуаль сәүдә мәйданнарына алар ун меңнән артык товарын куйды. Киләсе елда интернет-экспортерларның санын 500гә җиткерергә ниятлибез. Бу юнәлештә Төркия белән актив хезмәттәшлек алып барабыз, урман эшкәртү, азык-төлек һәм башка товарлар буенча махсус мәйданнарны өйрәнәбез.
Башкортстан интернет-сәүдә буенча Русиядә алдынгылар рәтендә бара. Шуңа да күпләр безгә ярдәм кулы сузарга әзер булуын белдерде. Әйтик, Русия-Азия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар союзы вице-президенты Анна Фомичева союзның махсус интернет-ресурслары турында сөйләде. Аңа башкалар да кушылды.
- Бүген Русиядән чит илләргә сатарга товар чыгару проблема түгел, – диделәр алар. – Энергетик чималдан башка. Иң мөһиме – чит илләргә үз товарыңны ничек итеп дөрес кертү. Шуңа да даими рәвештә мәгълүматлы булып тору кирәк, ярдәм итәргә әзер булган дәүләт структуралары күп.
- Чыганак: resbash.ru