

Билгеле булуынча, әле Уфада "Халыкара бизнес атнасы" башланды.
- Бу форумны без чара булсын өчен генә үткәрмибез, - диде республика башлыгы Радий Хәбиров, нинди нәтиҗә көтәргә дигән сорауга җавап биреп. - Мин монда күп эшлекле килешүләр төзүне көтмим. Күбрәк башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясау, киләчәк планнар турында уйларга кирәк, - диде ул. - "Халыкара бизнес атнасы" кысаларында төп инвесторлар белән очрашуыбыз бик мөһим. Безгә ышанып, төбәккә инвестицияләр керткәннәре өчен аларга рәхмәт әйтү өчен яхшы мөмкинлек. Ә без, үз чиратыбызда, Башкортстанда бизнес алып бару уңайлы, хәвефсез һәм табышлы булсын өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз».