

Бүген шикәр заводларының тулы куәтенә эшләгән чаклары. Быелгы чөгендер уңышыннан шикәр җитештерү әле һаман дәвам итә, диләр республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.
“Раевсахар” компаниясе һәм Чишмә шикәр чөгендере заводы барлыгы 93 мең тонна шикәр җитештергән. Барлыгы 575 мең тонна яңа уңыш шикәр чөгендере эшкәртелгән.
“Бүген һәр завод тәүлегенә 4,8 мең тонна шикәр чөгендерен эшкәртә. Бу – үткән елларга караганда шактый күбрәк”, – диләр ведомствода. Сәбәбе – ике завод та җитештерү корылмаларын яңарткан.
Әйтергә кирәк, быел республикада 36 меңнән күбрәк гектарга шикәр чөгендере чәчелгән иде, алардан 900 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынды.