

Уфада "Халыкара бизнес атнасы — 2021" башланды, дип хәбәр иткән идек. Быел форум онлайн һәм оффлайн форматта уза. Ул төбәк һәм федераль хакимият вәкилләрен, төрле илләрдән килгән экспертларны һәм эшкуарларны берләштерә. Казахстан Республикасы халыкара бизнес атналыгының ил-партнеры булды, Белоруссия делегациясенең дә килүе көтелә. Форумда Радий Хәбиров та катнаша.
Бүген катнашучылар берничә тематик сессиягә бүленде, алар арасында — Tik-Tok аша бизнесны үстерү, хатын-кызлар эшкуарлыгы һәм бизнеста эмоциональ интеллект темасы да күтәрелде.
Эмоциональ интеллект турында 30 ел элек үк кызыксыну барлыкка килгән. Һәм бүгенге көндә ул шундый актуаль булып чыкты ки, 2018 елда Бөтендөнья икътисадый форумы экспертлары аны иң мөһим 10 күнекмәгә керткән.
Бүгенге форумда да бу темага җитди фикер алышу булды.
"Эшкуарлар эмоциональ интеллектны үстерү ихтыяҗы барлыкка килүен беренчеләрдән булып аңлаучылардыр, мөгаен. "Бер дулкында" булу, эшләр яхшы барганда да, кризис чорында бер-береңне ишетә белү һәм аңлау мөһим. Һәм монда иң мөһиме һөнәри сыйфатлар түгел, ә үзара мөнәсәбәтләр тора", дигән фикерләр яңгырады форумда.
Бизнеста максатлар, бурычлар, һәм бүләкләр генә түгел, ә партнерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә белү, аларның теләкләрен һәм максатларын дөрес бәяли белү тагын да зуррак әһәмияткә ия.