

«Халыкара бизнес атнасы — 2021» эшлекле программасы берничә көн дәвам итә һәм ул берничә тематикада үтә: Technology, Export; World; SCO, BRICS; Economy һәм Kazakhstan - Bashkortostan.
Бүгенге көн планында Уфада «Кибердром Башкортостан» төбәк инженер-конструкторлык конкурсы, «Уфа» индустриаль паркын ачу һәм «Инвестиция сәгате» форматында Башкортстан Республикасы Инвестицион комитетының юбилей утырышы, шулай ук «ТЭФИ-Капитал» премиясен тапшыру һәм «Русиянең иң яхшы 100 товары - 2021» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булачак.
Форум катнаш форматта: онлайн һәм офлайн уза. Ул төбәк һәм федераль хакимият вәкилләрен, төрле илләрдән килгән экспертларны һәм эшкуарларны берләштерә, иң яхшы Русия тәҗрибәләре лабораторияләре һәм эшкуарларга ярдәм итүнең яңа механизмнарын эшләү мәйданчыгы булачак.
Программада икътисад, экспорт, инвестицияләр, медиа, шулай ук ШОС һәм БРИКС илләренең кече һәм урта эшкуарлыгына багышлана.