

Билгеле булуынча, Төркия Башкортстанның төп партнерлары исемлегенә. Ике якны ныклы сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләр бәйли.
Радий Хәбиров Төркия Республикасы белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләргә аерым игътибар бирелүе турында элек тә әйткәне бар иде. Башкалабыз Уфада барган "Халыкара бизнес атналыгы 2021:Киләчәккә инвестицияләр" форумында чыгыш ясаганда, Хәбиров шулай ук Төркия белән мөнәсәбәтләргә дә кагылды. Хәбиров: - Безнең Төркия белән мөнәсәбәтләр һәрвакыт яхшы булды һәм ул шулай булып калачак та. Тик без Төркия белән Башкортостан арасында булган потенциалны үстермибез, мөмкинлекләрне камилләштермибез, кулланмыйбыз, - диде.
Җитәкче билгеләп үткәнчә, бүген без икеяклы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне ныгыту өстендә эшләүне дәвам итәбез һәм үстерәбезр, шулай ук эре төрек компанияләре төбәктә мөһим проектларны гамәлгә ашыралар.