Икътисад
15 декабрь 2021, 15:06

Бу форумнан нәрсә көтәргә була?

«Халыкара бизнес атнасы»ннан нинди нәтиҗә көтәргә була дигән сорауга республика башлыгы Радий Хәбиров җавап бирде.

Бу форумнан нәрсә көтәргә була?Бу форумнан нәрсә көтәргә була?
Бу форумнан нәрсә көтәргә була?

Билгеле булуынча, бүген Уфада "Халыкара бизнес атнасы" башланды.

- Бу форумны без чара булсын өчен генә үткәрмибез, - диде республика башлыгы Радий Хәбиров, нинди нәтиҗә көтәргә дигән сорауга җавап биреп. - Мин монда күп эшлекле килешүләр төзүне көтмим. Күбрәк башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясау, киләчәк планнар турында уйларга кирәк, - диде ул. - "Халыкара бизнес атнасы" кысаларында төп инвесторлар белән очрашуыбыз бик мөһим. Безгә ышанып, төбәккә инвестицияләр керткәннәре өчен аларга рәхмәт әйтү өчен яхшы мөмкинлек. Ә без, үз чиратыбызда, Башкортстанда бизнес алып бару уңайлы, хәвефсез һәм табышлы булсын өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз».

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас