

7 декабрьдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров Беларусь Республикасы президенты Александр Лукашенко белән очрашып, сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне арытаба үстерү һәм ныгыту мөмкинлекләрен тикшерделәр.
Шушы ук көнне Радий Хәбиров Беларусь премьер-министры Роман Головченко белән очрашты. Алар нефть химиясе һәм транспорт тармагы, шулай ук агросәнәгать комплексы юнәлешләре буенча хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерделәр.
Башкортстанның бизнес-миссия составына 53 предприятие керде. Бу - Башкортстанның чит илгә кылган сәфәрләре тарихында иң зур компания.
Башкортстан Белоруссия эшкуарлыгы белән даими нигездә хезмәттәшлек төзергә ниятли. Моңа Башкортстанның Минскидагы Конгресс-бюро вәкиллеге офисы эшчәнлеге булышачак.
Республика җитәкчесе Белоруссиядә яшәүче якташларыбыз белән дә очрашты. Очрашу барышында урыннарда туган телләрне өйрәнүдә һәм Башкортстан халыклары мәдәниятен саклауда ярдәм күрсәтү хакында сүз барды. Радий Хәбиров Белоруссиядә яшәүче яшьләрне дөньякүләм дәрәҗәдәге Евразия гыйльми-белем бирү үзәгенә укырга чакырды. Ул республиканың анда заманча студентлар кампусын төзиячәген дә җиткерде.
8 декабрьдә исә безнең республика делегациясе Белоруссиянең сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм социаль объектлары белән танышты.
Радий Хәбиров Белоруссия Милли китапханәсенә сәфәр кылганда аның архитектурасын, техник баетылуын һәм күппланлы эш программасын югары бәяләде. Ул аларның бу тәҗрибәсен Уфа шәһәренең 450 еллыгына атап төзеләчәк Евразия китапханәсен төзүдә файдаланылачагын әйтте.
Радий Хәбиров төзелеш һәм коммуналь техникасы җитештерүдә җайлашкан "АМКОДОР" холдингында, шулай ук олы йөк машиналары җитештерүче "БелАЗ" концернында булды. Ул заводлар җитәкчеләре белән Башкортстан предриятиеләре ихтыяҗлары өчен махсус техника сатып алу перпективалары турында фикер алышты.
Уфада 15-17 декабрьдә Халыкара малтабарлык атнасы үтәчәк. Башкортстан бу чарага Белоруссия делегациясен дә чакырды. Радий Хәбиров әлеге мәйданда хезмәттәшлекне үстерү буенча җентекле юл картасын формалаштыру мөһимлеген билгеләде.