Барлык яңалыклар
Икътисад
8 декабрь 2021, 23:07

Тарихи предприятиене саклап кала алганнар

“БЕЛАЗ” кебек сәнәгать гигантлары дөньяда күп түгел.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 8 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Минск өлкәсенең Жодино шәһәрендә “БЕЛАЗ” предприятиесендә булды.

Бу концерн карьер техникасын җитештерүче дөньядагы җиде компания арасында тора. Аның продукциясенең 65 проценттан артыгы Русиягә сатыла. “БЕЛАЗ” директоры Сергей Никифорович әйтүенчә, предприятиедә 10 меңгә якын кеше эшли.

Агымдагы елның сентябрендә “БЕЛАЗ-540” карьер үзбушаткычының беренче моделе чыгуга 60 ел тулган. 1948 елда нигез салынган автозавод тарихында 70 илдән заказчылар өчен 130 меңнән артык үзбушаткыч җитештерелгән.

 “Безгә “БЕЛАЗ” кебек сәнәгать гиганты эшен өйрәнү бик кызыклы, – диде Радий Хәбиров. – Иң мөһиме – Белоруссиядә бу тарихи предприятиене саклап калганнар. Бүген халыкара базарда ихтыяҗ булган яңа модельләр дә булдырганнар. Бу ил җитәкчелегенең акыллы сәнәгать сәясәте алып баруы турында сөйли. Аның уңай тәҗрибәсе Башкортстан өчен дә, һичшиксез, файдалы булачак”.

Белоруссия үзбушаткычлары безнең республика предприятиеләрендә дә эшли. “Якын арада без “БЕЛАЗ” белән хезмәттәшлекне үстерү һәм төбәккә яңа техника кайтару мөмкинлекләре турында сөйләшәчәкбез”, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: