Барлык яңалыклар
Икътисад
7 декабрь 2021, 12:20

Эш визиты белән

Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Беларусиягә барды.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Беларусия Республикасы Президенты Александр Лукашенко, премьер-министр Роман Головченко һәм Русия Федерациясенең Белоруссиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Евгений Лукьянов белән очрашачак.

Визит кысаларында Башкортстан һәм Белорусия хезмәттәшлеге буенча эш төркеме утырышы, төбәкнең инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясе, Белорусиядә Башкортстан Конгресс-бюросы вәкиллеген ачу булачак.

 Шулай ук делегация әгъзалары Беларусиянең эре предприятиеләрендә булачак. Алар Белорусиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын, шулай ук Беларусиягә республика предприятиеләре продукциясен китерү мөмкинлекләре турында фикер алышырга планлаштыра.

Башкортстанның бизнес-миссиясенә 50дән артык компания вәкилләре керде. Алар арасында - «Башкортстан сода компаниясе», «Башхим» сәүдә йорты, «Автонормаль» Бәләбәй заводы, «Авангард», «Салаватстекло», «Башинформсвязь», «Стеклонит», «Искож». Республиканың кече һәм урта эшкуарлыгын «ЕСМ», «Станкомонтаж», «ХРС-Экспорт», «Уралинвест», «Альтернатива экспресс», «Башлессервис» һәм башка предприятиеләр тәкъдим итәчәк. Визит кысаларында бизнес-делегациянең Беларусия кампанияләре белән сөйләшүләр үткәрү планлаштырыла.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: