Барлык яңалыклар
Икътисад
25 ноябрь 2021, 12:02

МРОТны арттырдылар

Ничә сумга?

smartik.ru
Фото:smartik.ru

Дәүләт Думасы бу атнада өченче укуда  2022 елда хезмәт хакының минималь күләмен арттыру хакындагы законны кабул итте.

Закон проектына ярашлы, 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы   13 890 сум тәшкил итәчәк. Бу бүгенге көндәге 12 792 сумга караганда 1098 сумга артыграк.

Башта МРОТны 6,4 процентка арттырып, ул 13 617 сум тәшкил итәр дип планлаштырганнар. Әмма закон проектын икенче укуда Президент Владимир Путин аңа төзәтмә кертте. Һәм аңа ярашлы,  МРОТны 8,6 процентка арттыру күзалланган. Ил башлыгы шулай ук яшәү минимумын да  12 654 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Аны арттыруга кагылышлы төзәтмәләр 23 ноябрьдә икенче укуда кабул ителде.

Путин яшәү минимумы һәм МРОТны арттыру тәкъдимен инфляция дәрәҗәсенең көтелгәннән күпкә югарырак булу белән аңлатты.

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: