Барлык яңалыклар
Икътисад
24 ноябрь 2021, 10:58

Стәрлетамакта хәлләр ничек?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәтенең күчмә утырышын уздырды.

pravitelstvorb.ru Стәрлетамакта хәлләр ничек?
Стәрлетамакта хәлләр ничек?Фото:pravitelstvorb.ru

 

23 ноябрьдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең Стәрлетамак шәһәрен социаль-икътисади үстерү мәсьәләләре буенча күчмә утырышын уздырды.

- Стәрлетамак, куәтле сәнәгать потенциалы зур булган республиканың иң эре индустриаль үзәкләренең берсе буларак, социаль-икътисади үсешнең күп юнәлешләре буенча алдынгы урыннарны били, - диде Андрей Назаров. - Узган елда Стәрлетамак урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген федераль бәяләү нәтиҗәләре буенча, 2019 ел нәтиҗәләре буенча да, республиканың сигез шәһәр округы арасында 1нче урынны яулады. Шул ук вакытта Премьер-министр шәһәрнең үсеше белән бәйле һәм комплекслы чишелеш таләп итүче кайбер проблемаларны билгеләде. Алар - барыннан да элек, экологик көн тәртибе, автоюл һәм транспорт инфраструктурасын үстерү, торак төзелеше, алга таба индустриаль үсеш мәсьәләләре һәм башкалар. Хөкүмәт утырышында шәһәрнең социаль-икътисади үсеше турында беренче докладны Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов ясады. Рөстәм Газизов мәдәният, спорт корылмаларының җитешмәвенә һәм мәгариф учреждениеләренең тузуына игътибарны юнәлтте. Моннан тыш, хакимият башлыгы сүзләренчә, Стәрлетамак районы белән чиктәш территорияләрдә җирләрне межалау проблемасы актуаль булып кала. Беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов гамәлгә ашырылучы 68 инвестиция проекты турында сөйләде, инвестицияләр күләме - якынча 12 миллиард сум. Аларны гамәлгә ашырганда 400дән артык эш урыны булдыру планлаштырыла. - Быел республикада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 29 миллиард сумнан артык акча каралган, шуларның 40 проценты диярлек урындагы бюджетларга туры килә. Стәрлетамак 11 гомумдәүләт проектны гамәлгә ашыруда катнаша, - дип билгеләде Андрей Назаров. Стәрлетамак территориясендә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру турында тулырак мәгълүмат белән Премьер-министр урынбасары Илшат Таҗетдинов чыгыш ясады.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: