Барлык яңалыклар
Икътисад
24 ноябрь 2021, 12:07

Буыннар чылбыры өзелми

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләү җиңел хезмәтләрдән түгел. Көнне-төнгә ялгап эшли торган җир бу.

Буыннар чылбыры өзелми
Буыннар чылбыры өзелми

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләү җиңел хезмәтләрдән түгел. Көнне-төнгә ялгап эшли торган җир бу. Миңа күптән түгел Чакмагыш районының “Заря”(элекке “Родина”) авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына барып эшләр барышы белән танышу насыйп булды. Биредәге предприятиедә бик күркәм күренеш–хезмәт династияләре бихисап булуы аеруча игътибарга лаек.

   Хуҗалыкта тырыш хезмәте белән абруй яулаган Ранис Рәмзил улы Мәгалимов турында да тик җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Ул 2014 елны югары уку йортын тәмамлап, биредә зоотехник булып эшли башлый.

   Ранис абый белән “Заря”дагы эшләр барышы турында сөйләшеп алдык. Гомум алганда, хуҗалыкта 1400гә якын мөгезле эре терлек асрала, шуның 396сы савым сыеры. Маллар кара-чуар, голштин токымлылар. Шулай ук 74 ат та исәпләнә биредә. Бүгенге көндә хуҗалык кышкы мизгелгә 100% әзер. Печән, салам, сенаж, силос азыклары җитәрлек. Бер баш сыердан тәүлеклек савым бүгенге көндә 25-27 литр, тулысынча алганда, хуҗалык көненә 11 тонна чамасы сөт тапшыра. Фермада барлыгы 47 кеше хезмәт сала, шуларның 8е савучы, алар арасында Ирина Сухова, Рәмилә Маликова, Салават Хисамов, Алия Якупова кебек эшсөючән чагыштырмача яшь буын вәкилләрен әйтеп үтү бигрәк күңелле.

  Бүгенге көндә әлеге авыл хуҗалыгы кооперативында эшләү кешеләрне җәлеп итә ала. Чөнки хезмәт хакын вакытында түлиләр. Ул уртача 30 мең чамасы икән. Шунысы да куанычлы– “Заря”га эшкә килеп, яшьләр таныша, кавыша, гөрләтеп никахлар да үткәрәләр икән әле! Һәм менә шулай итеп районга үрнәкле булган тырыш, булдыклы гаилә парлары барлыкка килә, алар туган ягыбызның бизәкләре булып яшиләр.                                                                                                                    Хуҗалыкта озак еллар дәвамында намуслы хезмәт салган хезмәт ветераннарына да хөрмәт зур. Мәсәлән, Үрнәк авылында туып-үскән, бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Альфира Фоат кызы Бакирова хуҗалыкта инде 1983 елдан бирле тырышып эшли. 2007 елдан алып ул биредә техник-ассиминатор вазифасын үти. Аның улы Вилнур Винер улы да биредә механизатор, кышын терлекче булып хезмәт сала. Альфира ханым үзе хакында: “Мин җир кызымын!” дияргә ярата. Ул РФнең Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почёт грамотасына лаек булган. Әйткәндәй, аның әти-әниләре дә бар гомерләрен терлекчелеккә багышлаган кешеләр.

   Машина белән сыер саву операторы Тәслимә Хаҗинур кызы Гарифуллина да “Заря”да күптән хөрмәт яулаган кеше, аның хезмәт стажы 25 елдан артып китә. Ул да Чакмагыш районының Калмашбаш авылының уңган терлекчеләре Мәгъфия Тимербай кызы һәм Хаҗинур Хаҗгали улының тату гаиләсендә үскән кыз. Улы Илшат Радим улы да биредә 7 ел инде амбардатырышып эшли.

    Фәһим Фәнис улы Гыйлемханов та 1999 елдан алып “Заря” да хезмәт сала. Аның да әти-әнисе – Фәния Сәхипзадә кызы һәм Фәнис Әнвәр улы – хаклы ялга чыкканчы аграр предприятие системасында эшлиләр. Фәһим абыйның икетуганы Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов –“Заря”ның рәисе. Улы Алмаз Башкорт дәүләт аграр университетында инженерлыккаукый.                                         Юлай Низаев. Автор фотолары.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: