Барлык яңалыклар
Икътисад
20 ноябрь 2021, 15:16

Башкортстанның кредит рейтингы сакланган

Моны халыкара рейтинг агентлыклары раслаган.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Moody’s Investors Service – Халыкара рейтинг агентлыгы мәгълүматларына ярашлы, Башкортстанның кредит рейтингы шул ук дәрәҗәдә калган. Ягъни Ва1 дип бәяләнә, “Тотрыклы” фаразына туры килә.

“Ышанычлы партнер буларак, республиканың рейтингын Fitch Ratings Халыкара рейтинг агентлыгы һәм “Эксперт РА” рейтинг агентлыгы да раслада. Бәйсез экспертларның бәяләмәсе финанс сәясәтнең нәтиҗәле алып барылуы турында сөйли. Безнең икътисадның һәм республика бюджетының тышкы факторларга карата тотрыклы булуын күрсәтә”, – ди Башкортстанның финанслар министры Лира Игътисамова.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: