Барлык яңалыклар
Икътисад
17 ноябрь 2021, 19:29

Ликсутов белән очрашу

   “Русия транспорты” атналыгы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәү мэрының транспорт мәсьәләләре буенча урынбасары Максим Ликсутов белән очрашты.

Ликсутов белән очрашу
Ликсутов белән очрашу

                         Ликсутов белән очрашу

   “Русия транспорты” атналыгы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәү мэрының транспорт мәсьәләләре буенча урынбасары Максим Ликсутов белән очрашты.

   -Җәмәгать транспорты өлкәсен үстерү буенча Мәскәү зур эшләр башкарды,- диде Р. Хәбиров очрашуда. – Без Русия башкаласы инфраструктурасын зур кызыксыну белән күзәтәбез, иң яхшы практикаларны үзебезнең республикада кулланабыз.

   Очрашу барышында Мәскәүдә уңышлы кулланылып килүче “Тройка” картасы базасындагы билет системасын интеграцияләү мөмкинлеге дә каралды.

   -Без республикада актив рәвештә “Алга” картасын кулланышка кертәбез, ул таранспортта да, башка өлкәләрдә дә кулланыла. Шуңа да, киләчәктә халыкка уңайлы булсын өчен, безнең түләү системаларының үзара бәйләнеше перспективаларын өйрәнү кызыклы,- диде республика Башлыгы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: