Русиянең Санлы үсеш министрлыгы конкурс игълан итте.
Анда катнашу өч уен һәм ял сервисларын төзү һәм куллану, видео һәм аудиосервислар булдыру буенча проектлар тәкъдим итәргә мөмкин.
“Яңа коммуникация интернет технологияләре” юл картасын тормышка ашыру буенча бүленә әлеге дәүләт гранты. IT эшкәртмәләр өчен – 20-300 миллион сум, компанияләрне санлы трансформацияләү өчен 120-300 миллион сум каралган грант күләме.
Гаризалар 2023 елга кадәр кабул ителә.Катнашу өчен рфрит.рф/support-measure сайтында шәхси кабинетта теркәлергә яки “Дәүләт хезмәтләре” порталында юридик шәхеснең расланган исәп язмасын булдырырга кирәк булачак.
Фото: gb.ru/posts