Барлык яңалыклар
Икътисад
11 ноябрь 2021, 13:10

Үз эшемне ачыйм дисәң...

Бу тарих урыннарда ничек үз эшеңне нульдән башлау һәм бизнес-шерифларның ниләр эшләве хакында.

Үз эшемне ачыйм дисәң...
Үз эшемне ачыйм дисәң...

“ВКонтакте”да республика башлыгы Радий Хәбиров болай дип язды: “Бу тарих урыннарда ничек үз эшеңне нульдән башлау һәм бизнес-шерифларның ниләр эшләве хакында.

         2021 елның апрелендә Бөре районының Печенкино авылыннан эшкуар Любовь Габитова үзенең районында эшкуарлар сәгатенә мөрәҗәгать иткән. Аның компаниясен киңәйтү буенча зур булмаган проекты булган.

         Безнең дәүләт программаларында шундый бәләкәй компанияләрне оештыручылар өчен субсидияләр каралган. Любовь Илдаровна аның белән файдаланып Бөредә йорт җиһазлары җитештерүен ачкан. Электр керттерә башлагач, корылма сатып алу буенча катлаулыклары туа. Бөре районы вакыйгада булышлык күрсәтә, шуннан соң Любовь Габитова “Эшсез гражданнарның мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү” программасы буенча финанс ярдәме ала. Июнь аенда оештыру мәшәкәтьләре тәмамлангач, йорт җиһазларының беренче үрнәкләрен җыярга тотыналар.

         Хәзер предприятиедә 4 кеше эшли. Любовь Илдаровна предприятиесен киңәйтмәкче һәм эш урыннары санын арттырмакчы. Әле ул документлар әзерли, сатып алган корылмалары өчен муниципаль программа исәбенә чыгымның бер өлешен каплатырга җыена. Нәкъ менә шуның өчен республикада бизнес-шерифлар институтын уйлап таптык та — һәр эшкуарга булышырга, аны җитәкләп йөртергә, киңәшләр бирергә.

         Башкортстан Республикасында ярдәм күрсәтү чаралары турында җентеклерәк итеп безнең  https://investrb.ru.
инвестпорталында танышырга мөмкин. Уңышлар барыгызга да”.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: