Барлык яңалыклар
Икътисад
10 ноябрь 2021, 10:01

Югары бүләккә ия булды

Аны төбәк җитәкчесе кулыннан алу - үзе зур сөенеч.

Уфада Авыл хуҗалыгы  һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышлангана тантаналы җыелыш үткән иде. Анда республика авыл хуҗалыгы комплексының  иң яхшы хезмәтчәннәрен билгеләп үттеләр.

Бүләкләнүчеләр арасында Караидел районында яшәүче терлекче, шәхси эшкуар, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сәгыйть Әюповның да булуы – куанычлы вакыйга. Аңа БРның Почет грамотасы тапшырылды. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров сәламләү сүзендә  кырлар һәм фермалар хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аграрийлар хезмәте, һичшиксез, иң югары бәягә һәм җылы сүзләргә лаек, диде ул.

“Авыл хуҗалыгы һәрчак республика икътисадының ышанычлы таянычы булды. Башкортстанның әйдәүче аграр төбәкләренә керүендә авыл эшчәннәренең  хезмәте зур”, – диде Радий Хәбиров.

Владимир Путин исә: “Үзебездә җитештерелгән азык-төлеккә һәм башка продукциягә чит илдә дә срау булсын өчен  Русия авыл хуҗалыгы продукциясенең конкурентлылыгын арттырырга кирәк”, – дип белдергән иде.

Чыганак: karaidel.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: