Барлык яңалыклар
Икътисад
1 ноябрь 2021, 13:15

Мигрантларны ялламаслар микәнни?

Кала властьлары проблеманы чишү җәһәтеннән чит илләрне үрнәк итеп китерә.

Мигрантларны ялламаслар микәнни?
Мигрантларны ялламаслар микәнни?

Мәскәүнең шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча мэр урынбасары Андрей Бочкарев башкала властьларының планнары хакында бүлешкән. Планнарының берсенә ярашлы, шәһәр төзелешләренә мигрантларны яллаудан баш тартмакчылар.
Вице-мэр белдерүенчә, төзелешләрдә эшче көчләр дефициты 40 процент дәрәҗәсендә. Әлеге вакытта башкала төзелеш объектларында 40 меңгә якын мигрант эшли. Элек аларның саны 120 меңгә кадәр җиткән булган. Уртача алганда алар 50 - 60 мең сум эш хакы алалар. Әмма күпләр 80 мең эш хакына өметләнә.
Кала властьлары проблеманы чишү җәһәтеннән чит илләрне үрнәк итеп китерә. Мәсәлән, Кытайда төзелештә эшләүчеләр уртача - 150 мең, Финляндиядә - 240 мең, Бөек Британиядә 250 мең сум эш хакы алып эшлиләр. Бу илләрдә читтән эшчеләр ялламыйлар. Шуңа күрә кала властьлары Мәскәүнең төзелеш объектларында мигрантлардан башка эшләүне җайлау бурычын куйганнар.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: