Барлык яңалыклар
Икътисад
28 октябрь 2021, 12:35

Юлларда узган гомер

Ә сезнең гаиләдә водительләр бармы?

Юлларда узган гомер
Юлларда узган гомер

      Бүген машинасыз тирән эчтәлекле гәзит чыгару мөмкин түгел. Чөнки укучыларыбыз яшәгән районнарга командировкаларга барып, аларның хәл-әхвәлләрен сораштырганнан, тормыш-көнкүрешләре, проблемалары белән танышканнан соң туган саллы язмалар “Өмет” гәзитенең нигезен тәшкил итә.

     Ә республика шәһәр-районнарына, кагыйдә буларак, һава торышының һәм юлларның нинди булуына карамастан, журналистларны зур саклык һәм җаваплылык белән  алып барып кайтучы оста, тәҗрибәле водительләр йөрткән машиналарда  чыгабыз. “Өмет” гәзите кызлары һәм егетләре бу җәһәттән үтә дә уңды. 42 ел шоферлык стажы булган  водителебез Салават Исламгулов – нәкъ шундый үз эшенең остасы.

    Салават Сәхиулла улы белән иң ерак сәфәрләр дә җиңел, яхшы кәеф белән иминлектә үтә. Чөнки ул гади шофер гына түгел – игътибарлы әңгәмәдәшче дә, кирәк вакытта киңәшче дә, менә дигән  ярдәмче дә. Үзе юлга алып чыгасы журналистны күз карашыннан аңлый дисәк тә, һич арттыру булмас. Командировка мәшәкатьләреннән арып-талып, эшләрне төгәлләп кайтыр юлга чыкканда да, хәтта талгын юлда арып күзләр йомылганда да, беләбез – водителебез башкалага исән-имин алып кайтып җиткерәчәк. Аңа ышанып тапшырылган машинаның чисталыгы-пөхтәлегенә күпләр көнләшерлек – һәрвакыт караулы, һәр җире тәртиптә.

      Иң ышанычлы! Водителебезнең эшчәнлеген бер сүз белән тасвирларга кушсалар, икеләнмичә шулай дияр идек.  Коллективта хөрмәт яулаган Салават Сәхиулла улына алдагы көннәрдә дә имин тормыш, яхшы кәеф һәм тазалык телибез.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: