Барлык яңалыклар
Икътисад
28 октябрь 2021, 14:29

Карабодайсыз калмасбызмы?

Русиялеләрдә бу ярмага аерым караш.

tr.pinterest.com
Фото:tr.pinterest.com

Поставщиклар сәүдә челтәрләрен бәяләр үзгәрүе турында кисәтә. Димәк, бу сатып алучылар кесәсенә сугачак. “Коммерсант” язуынча, товарның төргәге һәм чимал үзе кыйммәтләнгән. Былтыр  төп җитештерүче булып саналган Алтай краенда  карабодай уңмаган. Шуңа да былтыр аның килосы  57 сумнан 80 сумга кадәр җиткән иде. Быел чәчү мәйданнарын арттырганнар, карабодайны да күбрәк җыеп алганнар. Ләкин барыбер карабодайга булган бәяләр, солы, перловка һәм дөге ярмасына  кебек үк артачак. Уртача алганда бу ярмалар өчен  15 процентка  артыграк түләргә туры киләчәк.

Дәүләт хакларны тезгендә тотарга тырышса да,  инфляция  үз эшен эшли...


Чыганак: echo.msk.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: