Барлык яңалыклар
Икътисад
22 октябрь 2021, 09:47

"Русия газ бәяләре артуы яклы түгел"

Русия президенты Владимир Путин, Русия газ бәяләренең бертуктаусыз артуы яклы дигән белдерүләрне кире какты.

"Русия газ бәяләре артуы яклы түгел"
"Русия газ бәяләре артуы яклы түгел"

Евросоюз илләрендә газ куллану кимүе Русия компанияләренә, шул исәптә "Газпром"га да, тискәре тәэсир ясарга мөмкин, диде Путин. "Без җансыз киңлектә яшәмибез һәм дөнья энергетика базарында булган хәлләр ничек булса да бездә дә чагылачак", - диде президент.
РФ премьер-министры урынбасары Александр Новак Европаның газ базарында хәлләрне киеренке дип атады һәм ул аның якын вакытларда яхшырып китәчәген дә күрми. Моннан тыш, чиновник азык-төлек бәяләре артуын кисәтте, чөнки энергетика өлкәсендәге кризис заводлар ябылуы аркасында авыл хуҗалыкларына ашлама җитешмәвенә китергән.
Аңа кадәр РФ президенты Владимир Путин Русия газны корал сыйфатында файдалана дигән белдерүләрне "сафсата һәм саташу" дип атады. Президент фикеренчә, мондый белдерүләрнең бернинди нигезе юк. Ул шулай ук "Газпром"ның Европа каршында үзенең контракт бурычларын үтәвен дә билгеләде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: