

Пенсионерларны бүләк көтәме?
Икътисадчы Андрей Лобода хәбәр итүенчә, быел декабрь аенда һәр пенсионерга түгәрәк кенә сумнар бирелүе ихтимал. Власть шул рәвешле үз гражданнарына бүләк ясамакчы. Бу сумнар 5-15 тирәсендә тибрәлә.
Программаны ил президенты В.Путин тәкъдим иткән. Ул сентябрь ахырында булган түләүләрне кабатлау яклы икән.
Мәгълүматны Сиб.фм. порталы китерә.
РФ Финанслар министрлыгы белдерүенчә, агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында Русия федераль бюджеты профициты 1 трлн 443 млрд сум тәшкил иткән.
Karelinform.ru икътисадчы Андрей Лободага сылтанып, ил президенты В.Путинның быел декабрь аенда яңа ел түләүләре турында игълан итүе бик мөмкин, дип белдерә.
Мондый ярдәм, ди, эксперт, кешеләргә бәйрәмне лаеклы каршы алырга яки бурычларын каплатырга булышыр.