

Корылык үзенекен итте.
Башкортстанның 16 районында татлы тамыр үстерелә. Шуның өчесендә –Благовар, Кырмыскалы, Уфа районнарында шикәр чөгендерен җыю тәмамланды. Тагын дүртесендә эш тәмамланып килә.
Бу уңыш гектарыннан уртача 247,6 центнер тәшкил итә. Уфа һәм Кырмыскалы районнарында ул күрсәткеч 336 – 439 центнер булган.
Предприятиеләрдә яңа уңыштан шикәр ясый башладылар да инде. Бүгенге көнгә заводларга 415 мең тоннадан артык чимал китерелгән, 15 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Чөгендер үстерүче 16 районда җәмгысе 36,5 мең гектарда татлы тамыр утыртылган. Узган елда ул 28,8 мең гектар тәшкил иткән. Ә уңыш 400 центнер, 2019 елга караганда 10 процентка артыграк булган.
Быелгы корылык көтелгән югары уңышка ирештермәде. Бу барлык культураларга, шул исәптән, икмәккә, бәрәңгегә, татлы тамырга да кагыла.