Икътисад
15 октябрь 2021, 06:37

Владимир Путин: " Халык керемен арттыру өстенлекле бурыч"

Русия президенты Владимир Путин гражданнарның кереме артуын илнең өстенлекле бурычларының берсеннән санала, дип белдерде.

Владимир Путин: " Халык керемен арттыру өстенлекле бурыч"Владимир Путин: " Халык керемен арттыру өстенлекле бурыч"
Владимир Путин: " Халык керемен арттыру өстенлекле бурыч"

Русия президенты Владимир Путин гражданнарның кереме артуын илнең өстенлекле бурычларының берсеннән санала, дип белдерде Американың CNBC телеканалына биргән интервьюсында.
Владимир Путин бу озак вакытлы бурыч, шуңа күрә властьлар популистик ысулларга буенча эшләмәячәк, ә икътисад үсешенә таянырга планлаштыралар дип билгеләде. Шушы нигездә халык иминлеген күтәрү һәм демографик мәсьәләләрне чишү кебек төп социаль бурычларны хәл итәчәкләр.
Аңа кадәр Русия президенты 2021 ел ахырына Русия җитди, хәтта рекордлы дәрәҗәдәге эчке тулаем продукт үсешенә чыгуы ихтимал дип белдергән иде. Дәүләт башлыгы, АКШның Русия икътисадының энергетика секторына керткән санкцияләреннән америкалылар үзләре ныграк каза күрде дип тә әйтте.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас