Икътисад
15 октябрь 2021, 06:46

Уфада электробуслар йөри башлаячак

Сүз троллейбус белән “Горожанин” маркалы электробус кушылмасы турында бара. Аларның үзенчәлеге нидә?

glavarb.ru Уфада электробуслар йөри башлаячакglavarb.ru Уфада электробуслар йөри башлаячак
Уфада электробуслар йөри башлаячакФото:glavarb.ru

Башкортстанда Уфа-трамвай-троллейбус заводы базасында (УТТЗ) заманча троллейбуслар җитештерә башлаячаклар. 14 октябрьдә республика Башлыгы алар белән танышты.

Сүз троллейбус белән “Горожанин” маркалы электробус кушылмасы турында бара. Яңа модельнең үзенчәлеге – ул электрсыз гына автоном рәвештә өстәмә аккумулятор белән 30 чакрым юл үтәлә. Бу юллардагы киртәләрне узап үтәргә мөмкинлек бирә. Батарейларның хезмәт күрсәтү вакыты – 7 ел. Пассажирларга хәбәрләр җиткерү, кондиционер, эчтә һәм тышта видеокүзәтү, электрон гаджетлар өчен USB-зарядкасы да бар. Әйтик, телефонның зарядкасы бетә башласа, аны троллейбуста барганда ук зарядкага куеп барып була.

Яңа техника әлеге вакытта бөтен кирәкле сынауларны үтеп, рөхсәт документлары ала. Республика 2022 елда Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләре өчен 45 техника алу өчен контракт төзегән.

  • Ышанычлы булуы, озак хезмәт итәргә тиешлеге бик мөһим фактор, - диде Радий Фәрит улы троллейбус-гибридны караганнан соң. – Без акрынлап кына Уфадагы оешманы тергезәбез. Моның өчен җитди икътисади карарга килдек – офсет заказы буенча эшлибез. Заводта нольдән уйлап, яңа заманча пассажир транспорты җыя башладылар.

Уфа трамвай-троллейбус заводының язмышы турында Радий Хәбиров үткәргән “Инвестчас”та да сөйләштеләр. Заводның генераль директоры Денис Рассадиников әйтүенчә, Уфа маршрутларында әлеге вакытта автоном йөри алу мөмкинлеге белән тугыз троллейбус йөри. Киләчәктә аларны җитештерүне күбәйтергә, искергән трамвайларны модернизацияләргә уйлыйлар. Завод ел саен 200 троллейбус җитештерә ала, ди ул. 110 эш урыны барлыкка киләчәк.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас