

Башкортстан Мәскәүдә үткән Русия Агросәнәгать комплексы атнасы һәм 23 нче "Алтын көз" агросәнәгать күргәзмәсенең актив катнашучыларның берсе булды. Республика делегациясен БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкләде. Ул күргәзмәдә Башкортстан стенды янына җыелучыларны төбәкнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә төп күрсәткечләре белән таныштырды.
"Алтын көз - 2021" Русия агросәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан АПКсы экспозициясе 150 квадрат метр мәйдан биләде. Форум кысаларында Илшат Фазрахманов эшлекле очрашулар үткәрде. Башкортстан күргәзмәсен Беларусь Республикасының авыл хуҗалыгы министры Иван Крупко карады. БР авыл хуҗалыгы министры шулай ук Петербург трактор заводы директоры Сергей Серебряков һәм ЭР- телеком компаниясе вәкилләре белән очрашып сөйләште. Моннан тыш, Илшат Фазрахманов "Климат үзгәрүе шартларында Русия үсемлекчелеге: бурычлар, проблемалар, чишү юллары" пленар сессиясендә төп спикерларның берсеннән булды.
Башкортстан АПКсы традицион рәвештә күргәзмәнең конкурс программаларында уңышлы чыгыш ясады. Гомум алганда, безнең предприятиеләр һәм оешмалар 47 алтын, 16 көмеш, 17 бакыр медаль яулады. Димәк, Башкортстан копилкасына янә 80 медаль өстәлде. Наградаларның күбесе "Югары сыйфатлы туклану продукциясе җитештергән өчен" номинациясе буенча булды: 49 медаль (шуның 35е - алтын) яуланды."Башспирт" компаниясе, Мәләвез һәм Мәсәгуть сөт-консерва комбинатлары иң яхшылардан дип табылды.
Токымчылык хуҗалыклары шулай ук үзләрен яхшы яктан танытты. Мәсәлән, Зианчураның "А7-Агро РБ", Стәрлебашның "Правда", "Благовар" кошчылык заводлары алтын медаль алды. "Акбузат" комплексы көмеш бүләккә ия булды.