Икътисад
11 октябрь 2021, 13:32

Казахстаннан килгәннәр

Нинди максат белән?

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бүген, 11 октябрьдә,  Республика белән идарә итү үзәгендә  төбәк Башлыгы Радий Хәбировның  Казахстан кунаклары белән очрашуы үтте. Делегацияне Кахастан республикасының сәүдә һәм интеграция министры Бахыт Солтанов һәм Көнбатыш-Казахстан өлкәсе акимы Гали Искалиев җитәкләделәр.  Очрашуда катнашучылар “Евразия икътисади үзәге” комплекслы инвестицион проекты перспективалары  һәм  Башкортстан белән Казахстан төбәкләре арасындагы сәүдә-икътисади икеяклы бәйләнешләрнең арытаба үсеше сораулары хакында фикер алыштылар.

Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр өлкәсендә Казахстан белән хезмәттәшлек итү өстенлеклеләрдән санала. Казахстан партнёрлары белән тыгыз элемтәдә тору матур традициягә әйләнүенә мин бик шат. Безнең очрашулар һәрчак дустанә атмосферада уза, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Күптән түгел республикабыз делегациясе Казахстанда булып кайтты һәм кыска срокларда хезмәттәшлек итүне үстерү турындагы документларны әзерләде. Арытаба да шулай җабердәм булып, тиз эшләсәк, хезмәттәшлегебезне моңарчы ирешелмәгән биеклеккә күтәрә алачакбыз”.

Чыганак: glavarb.ru

 

 

 

Казахстаннан килгәннәр
Казахстаннан килгәннәр
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас