

Бүген, Республика көнендә, Мәскәү метрополитенының “Көньяк” электр депосыннан телекүпер режимында Уфаның 450 еллыгына багышланган тематик поездны сафка кертү танатанасы узды.
“Алга, Башкортстан!” составы Сокольники линиясендә йөреячәк, ул мәскәүлеләр һәм башкала кунакларын Башкортстан тарихы, мәдәнияте, истәлекле урыннары һәм икътисади казанышлары белән таныштырачак.
Мәскәү метросы поездын республиканың милли стилендә брендлау эше Башкортстан җитәкчелеге һәм Мәскәү Транспорт һәм юл-транспорт ифраструктурасы үсеше департаменты белән берлектә оештырылды.
“Алга, Башкортстан!” 5 берләштерелгән вагоннан тора. Һәр вагон аерым тематикага багышланган: Уфа һәм аның истәлекле урыннары, Башкортстанның борынгыдан алып әлегәчә тарих битләре, башкорт халкы мәдәнияте һәм фольклоры, Башкортстан табигате һәм туризм, республика икътисады һәм сәнәгате.
Составны сака кертү очраклы түгел. Мәскәү метрополитены төзелеше тарихы Башкортстан халкының хезмәт батырлыгы белән тыгыз бәйле.
Метро төзү хакындагы килешү ЦК ВКП(б) пленумы карары тарафыннан 1931 елның 15 июнендә кабул ителә. Шул чакта эшче куллар җитешмәве ачыклана. Метро төзүчеләргә ярдәмгә Башкортстан халкы килә. Ирекмәннәрнең иң күп өлеше – 5 меңгә якын кеше – метро төзелешенең беренче чиратына Николо-Берёзовкадан килә.
Чыганак: bashinform.ru