

Бик тә уңайлы. Шуңа күрә хәзер 1 октябрьдән банклар тиз түләүләр системасы аша QR-кодлар буенча түләүне тәэмин итәргә бурычлы. Бу - карточкаларга караганда арзанрак һәм хәвефсезрәк. Башкортстанда бу хезмәтне республика территориясендә гамәлдә булган барлык 12 банк та тәкъдим итә.
2021 елның 1 октябреннән Русиянең барлык зур банклары үзләренең клиентларына – физик шәхесләргә тиз түләүләр системасы (СБП) аша QR-кодлар буенча түләү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.
"СБП буенча исәп-хисапның өстенлекләре бар. Кешеләргә алар, карточкаларга караганда, очсызгарак төшә, чөнки банка картасы эшләтергә, аны хезмәтләндергән өчен түләргә кирәкми. Шулай ук алар куркынычсызрак та – исәп-хисап ясаганда картаның яшерен реквизитларын кертергә кирәкми, – дип аңлатты БР Милли банк управляющие урынбасары Лилия Якупова. - Компанияләр өчен тиз түләүләр системасын куллану, классик эквайрингка караганда, ким дигәндә ике тапкыр арзанракка төшә. Моннан тыш, системага тоташтыру өчен махсус җиһазлар сатып алырга кирәкми. Булганын кулланырга була яки ансыз да мөмкин – мәсәлән, түләүләрне QR-наклейка буенча көйләргә яки шәхси смартфонны файдаланырга”.
Универсаль лицензияле банклар өчен QR-код буенча түләүләрне тәэмин итү бурычы 2022 елның 1 апреленнән кертелә. Әлеге вакытта республикада 50 банкның 24е шундый мөмкинлек бирә, дип хәбәр иттеләр Милли банкта.